Чүпрәледә чик сакчылары бәйрәм иттеләр
Быел Россия чик буе гаскәрләре оешуны билгеләп үтә башлауга — 108 ел!
Чик сакчылары көне уңаеннан, районыбызның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән батыр йөрәкле егетләре Геройлар Аллеясына зур бәйрәм чарасына җыелды.
Тантана чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов районыбызның батыр егетләрен исәлекле бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.
–28 май – батырлык, кыюлык, намус һәм Туган илгә чиксез сөюне гәүдәләндергән көн. Чик сакчылары илебезгә куркыныч янаган чорларда аның чикләрен, иминлеген саклап батырларча көрәштеләр, бүген дә үз постларында уяу торалар һәм бердәмлек үрнәге күрсәтәләр, – диде Рөстәм Искәндәр улы.
Бу көнне бик күпләр район тормышында актив катнашканнары һәм ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча актив эшләре өчен Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Чүпрәледә бүгенге көндә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 300ләп ир-егет яши. Алар тыныч тормышта да үзләрен яхшы хезмәткәрләр, үрнәк гаилә башлыклары, ышанычлы ир-егетләр итеп танытты. Бүген аларның иң олысына да – 50 яшьтән артык.
Хәрби егетләр районкүләмендә узган төрле чараларда актив катнаша, хәйриячелек өлкәсендә дә ярдәм итүне вөҗдан бурычы дип саный. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар йөкне озатып йөрүдә шәхсән катнаша, райондаш егетләр белән дә һәрдаим элемтәдә тора.
–Бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Алга таба да сау-сәламәт булыйк, күрешеп, бер-беребезне югалтмыйча яшик, - ди чик буе гаскәрләрендә хезмәт куйган “Форпост” оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов.
Белешмә
Тарихка күз салсак, 1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән. Быел илебез аның 108 еллыгын тантана итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев