Чүпрәледә бруцеллез белән авыру очрагы ачыкланды
Инфекция чыганагын бетерү өчен барлык чаралар күрелә.
— Бу язда планлы тикшерү вакытында Иске Кәкерле авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның берсендә бруцеллез авыруы ачыкланды, — ди Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамов. — Хәзерге вакытта авыруның чыганагын ачыклау өчен эзләнүләр үткәрелә, профилактик чаралар күрелә. Шәхси хуҗалык эпизоотик учак итеп танылды, анда чикләүләр кертелде.
Әлеге уңайдан район Башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре, КФХ һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышны ачып, Габделхак Мотыйгуллин, бруцеллез—хайваннардан кешегә йогарга мөмкин булган, иң куркыныч авыру, диде.
— Татарстанда 1995 елдан бирле бруцеллез очраклары теркәлмәгән иде, әмма соңгы ике елда авыру баш калыкыта башлады. Авыру еш кына билгеләрсез уза һәм лаборатор анализ вакытында гына ачыклана. Шуңа күрә шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләр даими тикшерү узарга тиеш, инфекция ачыкланган очракта кичекмәстән карантин кертергә кирәк. Бүгенге вәзгыять нигезендә төп бурыч—ул авыруның таралуына юл куймау,- дип белдерде ул.
Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары, шулай ук, терлекләрне идентификацияләүгә аерым игътибар бирергә чакырды, бу терлекләр арасында авырулар таралуны булдырмаска ярдәм итәчәк, диде.
"Россельхознадзор«ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова бруцеллезны булдырмас өчен терлекләрне ветеринария документлары булган очракта гына сатып алырга, яңа сатып алынган малларны 30 көн дәвамында аерым тотарга, каннарын лаборатор тикшертү үткәрергә кирәклеген искәртте.
Район башлыгы Марат Гафаров әлеге хәлнең килеп чыгуында мал-туар тотучы авыл халкын ваемсызлыкта гәепләде, «кертелгән чикләүләрне үтәмәү нәтиҗәсе», диде.
—Район базарында мал-туар сатуга чикләүләр кертелә, әмма авыл халкы алыпсаталар белән районнан читтә очрашырга килешә, арзанга тәкъдим ителүче терлеккә кызыга, документсыз, бернинди гарантиясез аларны йортына кайтара. Бу очракта шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы үз терлекләрен генә түгел, төп керем чыганагы булган бөтен авыл халкының, крестьян-фермер хуҗалыкларының мал-туарын да куркыныч астына куя, — диде.
Утырыш эшенә йомгак ясап, бруцеллез авыруы ачыкланган Иске Кәкерле һәм аннан 3 км. радиус аралыгына кергән Яңа Ишле авылында терлекләр белән бәйле чаралар, шул исәптән көтүгә чыгаруны тыю, ул авылларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрү, авыруны таралуны булдырмау өчен профилактик чараларны көчәйтү турында килешенде.
Район ветеринария хезмәткәрләре хайваннарда авыру билгеләре ачыкланган очракта, кичекмәстән 8 (84375) 2- телефон номеры белән хәбәр итүне сорый.
Бруцеллез нинди авыру ул?
Бруцеллез — хайваннар һәм кешеләр өчен хроник йогышлы авыру булып тора. Аңа сарыклар, кәҗәләр, сыерлар, атлар, дөяләр, дуңгызлар аеруча тиз бирешә. Инфекция лайлалы тышчаларның азык һәм су белән контакты аша, шулай ук, зарарланган тирес яки сидек белән эләгә. Авыруның хайваннардагы төп билгесе ул—аборт.
Инкубация чоры—1 атнадан 2 айга кадәр. Симптомнары гриппны хәтерләтә, әмма авыр өзлегүләр булырга мөмкин: нерв системасы зарарлануы, эндокардит, бавыр абсцессы, артрит (буыннар авыртуы) күзәтелә. Кешедән кешегә инфекция йокмый. Хайваннардан кешегә җан иясе белән контактта булганда, җитәрлек термик эшкәртелү узмаган сөт һәм ит кулланганда күчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев