Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте«нең яңа лидерын сайладылар
Җирле бүлекчә ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде
Район балалар иҗат йортында «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсенең конференциясе узды. Чарага хәрәкәт активы—мәктәп укучылары, директорлар киңәшчеләре җыелды.
Конференция район хакимияте вәкилләре: Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев һәм башка җаваплы затлар катнашында узды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов билгеләп үткәнчә, «Беренчеләр хәрәкәте—ул көч!».
—Биредә киләчәкне төзүче яшьләребез җыелган. "Беренчеләр хәрәкәте«—сезнең өчен уку-өйрәнү, тәҗрибә туплау мәйданы булсын, шәхес буларак формалашуда ярдәм итсен,- диде Айрат Фиркать улы.—Ел дәвамында хәрәкәтнең уңышлары һәм казанышлары шактый булды, алдагы уку елы да нәтиҗәле узар дип ышанам.
Конференциянең көн тәртибендә хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ранилә Алиуллова башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында хисап тотты, яшүсмерләр өчен күп кенә проектларны уңышлы тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Беренчеләр хәрәкәтенең» советы рәисе Гүзәл Исхакова үзенең чыгышында үткәрелгән чаралар, хәрәкәт активының кызыклы тормышы турында сөйләде.
Конференциянең кульминациясе булып, җирле бүлекчә советының яңа рәисен сайлау торды. Әлеге вазифага 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Эльвина Абязова өчен бертавыштан тавыш бирделәр.
Шулай итеп, конференция районда яшьләр хәрәкәтенең алга таба үсеш векторын билгеләде.
Белешмә
«Беренчеләр хәрәкәте» 2022 елда Россия Президенты инициативасы белән булдырылды. Төп максат — балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә, шулай ук балаларны тәрбияләүгә, ял итүне оештыруга, яшь буынның һәрьяклап үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыруга ярдәм итү. 2022 елдан башлап бөтен республика буенча һәр мәктәптә, яшьләр һәм яшүсмерләр үзәкләрендә 1600дән артык башлангыч бүлекчә булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев