Чүпрәледә Башкарма комитет җитәкчеләрен сайладылар
Район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комиетты җитәкчесе итеп Светлана Җәлалова сайланды.
Чүпрәле муниципаль районы Советының икенче утырышында Башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Депутатлар әлеге вазифаны билиячәк Рөстәм Мөхәммәтҗанов кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Мөхәммәтҗанов район Башкарма комитетын 2023 елдан җитәкли башлаган иде.
***
Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советының чираттагы утырышында Башкарма комитет җитәкчесен сайлау мәсьәләсе каралды. Утырышта, бердәм тавыш белән, моңарчы әлеге вазифаны җитәкләгән Светлана Җәлалова сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев