Чүпрәледә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе узды
Көннәр җылыта, озыная башлагач, һичкемнең: аеруча балаларның, яшүсмерләрнең өйдә утырасы килми.
Балалар иркенгә чыккач исә, тиешле кагыйдәләрне дә үтәп бетерми, я булмаса алар турында бөтенләй онытып җибәрә. Соңыннан исә ата-анага җавап бирәсе.
Бу хакта Чүпрәле муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында да сөйләшү булды.
Утырыш эшендә район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, район прокуроры Ришат Купкенов катнашты.
Утырышта 6 административ эш каралды. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.11 маддәсенең 1 өлеше буенча балаларның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәгән өчен ата-аналарны җаваплылыкка тарту каралган.Шуның нигезендә утырыш эшендә каралган админстратив эшләр буенча да тиешле карарлар чыгарылды.
“Балаларның иминлеге өчен өлкәннәр җавап тота”, - дип билгеләп үтә комиссиянең җаваплы секретаре Алена Афанасьева.
Ул балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен төп кагыйдәләрне дә искә төшерде.
–Балигъ булмаган балаларга кичке, төнге якта урамда өлкәннәрдән башка йөрү тыела. Закон нигезендә вакыт чикләүләре кичке 22:00 дән 6:00 гә кадәр йөрүне 1 сентябрьдән 31 майга кадәрге чорда тыя. Шулай ук, җәйге чорда кичке 23:00 дән 6:00 гә кадәр –1 июньнән 31 августка кадәрге чорда балигъ булмаган балаларга ялгыз йөрү ярамый,-ди ул.
Алена Афанасьева белдерүенчә, хокук бозулар өчен штраф күләме каралган. Гражданнар өчен ул –500-1000 сум, вазыйфаи затлар өчен – 3000-5000 сум, юридик затлар өчен – 15 000-20 000 сумны тәшкил итә. Ел дәвамында кабат хокук бозулар теркәлсә, штраф күләме дә икеләтә артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев