Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Андрей Годунов истәлегенә мини-футбол турниры узды

Яңа Элмәле егете Андрей Годунов Украинада барган махсус операциядә һәлак булды. Истәлеген мәңгеләштерү өчен районда аның исемендәге турнир үткәрү гамәлгә куелды.

Уеннарның тантаналы ачылышы вакытында турнирга килүчеләрне район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде. «Алтын» спорт комплексына ул көнне Андрей Годуновның әнисе, сеңлесе, хатыны һәм улы да килгән иде. Алар якыннарының истәлеген бу рәвешле дә мәңгеләштерүгә алынучыларга рәхмәт белдерделәр, уенчыларга уңышлар теләделәр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Городище авылы командасы өченче урынга чыкты һәм бронза медаль иясе булды. Икенче урынны Яңа Элмәле уенчылары яулады. Иске Чүпрәле командасы Андрей Годунов исемендәге мини-футбол турнирының абсолют җиңүчесе булды.

Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Иң яхшы һөҗүмче дип Карсаков Илья (Яңа Элмәле), иң яхшы капкачы — Каранкин Дмитрий (Городище), иң яхшы яклаучы — Вәлиуллин Нияз (Иске Чүпрәле) танылды.
Җиңүче командалар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев