Чүпрәледә җәйге чорда 1113 баланың ялын оештыру планлаштырыла
Уку елы тәмамланды, балаларның көтеп алынган каникуллар чоры башланды.
Җәйге ял – һәр бала өчен көч туплау, сәламәтлеген ныгыту, яңа дуслар табу һәм файдалы күнекмәләр үзләштерү вакыты. Шуңа күрә каникул чорында балаларның ялын нәтиҗәле, имин һәм кызыклы итеп оештыру – төп бурычларның берсе.
Быелгы җәйге чорда районыбызда 1113 баланың ялын оештыру планлаштырыла.
“Акчарлак” лагерында 1 июньдә старт алган беренче смена «Ачык һавадагы киностудия» исеме астында уза. 23 июньнән 10 июльгә кадәр узачак икенче смена «Беренчеләр хәрәкәте» командасы катнашучыларын берләштерәчәк. “Дөньяны 21 көндә әйләнеп чыгу”, дип исемләнгән өченче смена (12 июльдән 1 августка кадәр) илләр һәм континентлар буенча чын сәяхәт булачак. «Ватан Геройлары» –дүртенче сменасы (3 августтан 23 августка кадәр) гражданлык-патриотик тәрбиягә, туган як тарихын өйрәнүгә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга багышланачак.
Җәй дәвамында «Акчарлак» лагере 200ләп баланы, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын да кабул итәчәк.
Параллель рәвештә биредә «Галактика балалары» палаткалы лагере эшләячәк, анда 32 яшүсмер ял итәчәк.
Барлыгы 16 мәктәп базасында җәйге чорда 250 бала өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылачак. Моннан тыш, 150 яшүсмер хезмәт һәм ял лагеренда вакытларын файдалы эшчәнлек белән үткәрә алачак. Тагын 85 балигъ булмаган бала мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылачак.
Балаларны төрле юнәлешләрдә үстерү максатыннан, район укучылары республика һәм төбәкара проектларда да актив катнашачак.
–Җәйге ял чорында балаларның иминлеген тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, иҗади һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру – эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре булып кала. Без җәйге каникулларның балаларыбыз өчен файдалы, мавыктыргыч һәм куркынычсыз узачагына ышанабыз, -дип сөйләде район мәгариф бүлеге методисты, балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы буенча ведомствоара комиссия секретаре Рәсимә Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев