Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә җәяүлеләр катнашындагы профилактик чаралар оештырыла

Агымдагы елның ике ае нәтиҗәләре буенча мондый һәлакәтләрдә 7 кеше һәлак булган.

Татарстан Республикасында 25 марттан 7 апрельгә кадәр җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан профилактик чаралар оештырыла.

Агымдагы елның ике ае нәтиҗәләре буенча мондый һәлакәтләрдә 7 кеше һәлак булган. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,3 тапкырга күбрәк.

Чараларны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе оештыра. Белгечләр билгеләп үткәнчә, күпчелек очраклар караңгы вакытка туры килә. Һәлак булучылар арасында яктылык кайтаручы элементлар кулланмаган җәяүлеләр дә бар.

Профилактик чаралар кысаларында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга игътибарны көчәйтәчәк. Аерым алганда, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәве, җәяүлеләрнең тиешсез урыннарда яки светофорның тыю сигналына юл аркылы чыгуы тикшереләчәк. Шулай ук торак пунктлардан читтә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар куллану таләпләре үтәлеше дә контрольдә булачак.

Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы — тротуарлар, кичүләр, җәмәгать транспорты тукталышларының торышына да игътибар арттырыла. Бу эшләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә мөһим урын тота.

«Юлда һәр катнашучы игътибарлы булырга тиеш. Машина йөртүчеләр кичүләргә якынлашканда тизлекне киметергә, ә җәяүлеләр юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгарга тиеш», — дип искәртә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Чаралар дәвамында хокук бозуларны киметү һәм аварияләрнең авыр нәтиҗәләрен булдырмау максаты куела.

Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр!

  • *Юлны светофордагы яшел сигналга гына чыгыгыз.
  • *Машина юлыннан җәяүлеләр тротуарындагы кебек йөрмәгез.
  • *Әгәр дә сез «зебра» га басып шунда ук сезне үткәрерләр дип саныйсыз икән — сез ялгышасыз. Автомобиль хәтта 40 км/сәг тизлек белән хәрәкәт иткәндә, аңа туктау өчен ким дигәндә 5-10 метр кирәк. Як — ягыгызга карагыз, уйлап карагыз-автомобиль туктарга сәләтлеме.
  • *Кием өчен яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланыгыз, сез юлда тәүлекнең караңгы вакытында күренеп торырсыз.
  • *Җәмәгать транспортын күргәч, аңа таба йөгермәгез. Бу сезнең соңгы автобусыгыз түгел, ләкин ул шундый булырга мөмкин.
  • *Җәяүлеләр! Юлны кичкәндә шоферлар белән үзара әдәпле булыгыз!
  • *Машина йөртүчеләр! Җәяүлеләр кичүләре каршында туктагыз, җәяүлене юл аша үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев