Чүпрәледә әфганчы ир-егетләрене хөрмәтләделәр
15 февраль–Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне
Быел әлеге тарихи датаның 37 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге көн илебездә әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Бу ужайдан районда да тантаналы чаралар узды.
Чараларга башлангыч еллар дәвамында күркәм традициягә әверелгән автойөрүдән бирелде. Аннан район үзәгендә Мәңгелек утка һәм Геройлар Аллеясындагы сугышчы-интернационалистлар мемориалына чәчәк бәйләмнәре куелды. Соңында тантана «Созидание» яшүсмерләр клубында дәвам итте.
–Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы - хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана. Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Бүген дә сез батырлык һәм бердәмлек үрнәге. Илебездә нинди генә вакыйгалар булса да, дөрес караш, акыл белән эш итәсез, ярдәмгә киләсез. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез,-диде район башлыгы Марат Гафаров.
Әфган сугышына катнашкан райондаш егетләребезнең 12сенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Чарада катнашкан батыр сугышчыларның әти-әниләренә: Мунчәли авылыннан Зәкия һәм Рафаэль Җамалетдиновларга, Иске Чүпрәледән Рузания Хайбулловага мөрәҗәгать итеп, Марат Ринат улы олы рәхмәтләрен һәм хөрмәтен белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чара кысаларында яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү үзеннән зур өлеш керткән «Форпост» үзәге директоры Альберт Сөләймановка Тататарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Иҗтимагый тормышта активлык күрсәткән сугышчы-интренационалистлар Петр Бильдяков–“Чүпрәле районына 95 ел” истәлекле медаленә ия булды, Фәргать Әхтәмов, Александр Аббазов һәм Илһам Каюмов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов та Рәхмәт хатлары тапшырганда, сугышчы-интернационалистларның һәрвакыт алдынгы сафта булуларын, барлык чараларда да катнашуларын ассызыклады, киләчәктә дә шушы бердәмлекне сакларга өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын бу көнне Владимир Солдатов, Илһам Каюмов, Рәис Әсәдуллин, Петр Митаев алдылар.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Виктор Петуховның да бу көнне әйтер сүзләре күп иде. Ул үзе хезмәт иткән иткән елларны искә алды, шулай ук, бүләкләр дә тапшырды. «Патриотик тәрбия бирүдәге казанышлары өчен» медале белән Ирек Яфизов, Иван Исаев, Виктор Митрошкин, Владимир Лысов бүләкләнделәр. Ирфан Алиулловка Мактау Грамотасы тапшырылды.
Сугышчы-интернационалистлар махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк, гуманитар ярдәм җыюда, егетләргә шефлык итүдә актив катнашалар. Шул рәвешле, 104 нче дивизия командиры медале белән "Хезмәттәге батырлыгы" өчен Олег Журавлев бүләкләнде. Командованиенең Рәхмәт хатлары Рәис Шәкүровка, Петр Мулеевка, Иршат Җиһаншинга, Василий Денисовка бирелде.
Чарада Ульяновск өлкәсендә гомер итүче якташларыбыз Владимир Ярухин һәм Марс Саяпов та катнашты.
Эчке эшләр ветераны, тарихчы Владимир Ярухин, үз чыгышында сугышчы-интернационалистларга багышланган китапны тәкъдир итте. Әлеге китапта әфган сугышында катнашкан барлык райондаш егетләребезнең язмышы, батырлыгы тасвирланган.
–Рәсми мәгълүматлар буенча Чүпрәледән Әфган сугышында 200дән артык егет катнашкан диелсә дә, архив документлар буенча аларның 300дән артык булуы ачыкланды һәм алар барысы да да китапта язылды,-диде Владимир Ярухин. Ул, шулай ук, китапны әзерләүдә ярдәм иткән китапханәчеләргә, тарих укытучыларына, Чүпрәле халкына рәхмәтләрен әйтте.
Китап әлегә берничә нөсхәдә нәшер ителгән, аның беренчеләре район башлыгы Марат Гафаровка һәм Виктор Петуховка тапшырылды.
Җылы очрашу Әфган сугышын узган хәрбиләрнең шәхсән иҗади чыгышлары белән дәвам итте. Геннадий Лелюков, шагыйрь һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Федор Горобцов шигырьләр укыдылар, гитарада җырлар бүләк иттеләр. Чара Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучыларының һәм район мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары белән дә баетылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев