Чүпрәле урамнарында питбайклар тавышы ишетелә башлады
Питбайк белән фәкать махсус спорт мәйданчыкларында гына йөрү рөхсәт ителә.
Район урамнарының кичке тынлыгын бозып, тавышы колакны ярып керүче, өлкән буын кешеләренең күңел тынычлыгын бозучы транспорт — питбайклар тавышы ишетелә башлады. Кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә, питбайк белән фәкать махсус спорт мәйданчыкларында гына йөрү рөхсәт ителә.
Әлбәттә, беренче чиратта, йөртү таныклыгы, эпикировка булу шарт. Зур юлларга чыгу, авыл эчендәге юлларда, әйтик, район үзәгендәге хәрәкәт итү юл кагыйдәләрен бозу булып санала. Бу очракта аларга штраф салынырга мөмкин. Материаллар шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә дә юллана.
Бу юнәлештә инде хокук саклау органнары катгый чаралар да куллана башладылар. Питбайкка утырган үсмер һәлакәткә очрап, бу фаҗигадә зур зыян күрүчеләр булса, аның әти-әнисен Россия Җинаять кодексының «Балигъ булмаган баланы тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» 151.2 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Бу маддә исә әти-әнине өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне дә күздә тота.
Бу уңайдан мисал итеп, апрель ае башында Яр Чаллы проспектыннан хәрәкәт иткән питбайк хуҗасы — яшь егет тоткарлануын китерергә мөмкин. Транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган өчен 16 яшьлек егеткә 15 мең сум штраф салынган. Баланың әти-әнисе дә административ җаваплылыкка тартылды. Аларга таныклыгы булмаган яшүсмергә транспорт чарасы тапшырганнары өчен 30 мең сум штраф билгеләнгән.
Исегездә тотыгыз:
— Скутер яки мопед белән 16 яшьтән өлкәнрәкләргә «А1» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә ярый;
— Мотоцикл йөртү өчен 18 яшькә җитәргә һәм «А» категориясенә ия булырга, шулай ук транспорт чарасын иминиятләштерергә кирәк;
— Питбайк, квадроциклларны гомуми файдаланудагы юлларда куллану катгый тыела, алар авыл, шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итү өчен техник таләпләргә һәм куркынычсызлык стандартларына туры килми.
Райондагы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Анатолий Михайлов мототранспорт чаралары белщн белән идарә итүдән тыелырга чакыра.
– Күп кенә әти-әниләр, балага питбайк сатып алганда, ул бары тик авыл юлларында яки кыр буйлап кына куып йөриячәк, дип саный, чөнки питбайк – ул мотоцикл түгел, һәм анда бары тик юлсыз җирләрдә, яки махсус узыш трассаларында гына йөрергә мөмкин. Гомуми файдаланудагы юлларда питбайкларда йөрү катгый тыела. Без ЮХИДИ инспекторлары белән һәрдаим рейдлар үткәреп торабыз. Тик, ни кызганыч, аварияләр аянычлы тәмамлангач кына әти-әни акылына килә башлый. Балалар өчен җаваплылык әти-әни кулында! Яшүсмерләргә һәм балаларга хәтта куркыныч булмаган урыннарда да мототранспорт белән идарә итәргә рөхсәт итәргә ярамый. Квадроцикллар, питбайклар, скутерлар һәм башка шундыйлар – бала бу уенчыкларны йөрткәндә үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра, - дип кисәтә баш автоинспектор.
САН
2025 елда республикада мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең 277 очрагы нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булган, 305 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев