Чүпрәле укучысы экология хәрәкәте буенча Рәхмәт Хатына ия булды
экологик хәрәкәтне үстерүгә шәхси өлеш керткәне өчен бүләкләнде
2025 елның 25 ноябрендә Казан шәһәренең «Московский» мәдәният үзәгендә «Будет чисто» яшьләр экология хәрәкәтенең иң актив катнашучыларын тантаналы бүләкләү церемониясе үтте.
Чүпрәле районы Матак урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Буланова Полина Юрьевна Татарстан Республикасында экологик хәрәкәтне үстерүгә шәхси өлеш керткәне һәм 2025 елда «Будет чисто» яшьләр экология хәрәкәтенең табигатьне саклау һәм экологик-агарту чараларында актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Котлыйбыз! Афәрин! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев