Чүпрәле укучылары имтиханнарны югары балларга тапшырдылар
2026 елгы чыгарылыш укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарындагы белем нәтиҗәләре аеруча сөендерә.
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Адель Хуҗиев профиль математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды! Шулай ук, аның информатика фәненнән дә 90 балл җыюы мәгълүм.
Әлеге мәктәп укучылары: Дилия Фәизова, Аида Рахматуллина һәм Самира Волкова да имтиханнарны 80 һәм аннан югары балларга тапшырдылар.
Шулай ук, Алешкин-Саплык урта мәктәбе үзенең чыгарылышлары: Ксения Семёнова, Полина Полторацкая Полина, Рамазан Сәлахов, Зур Чынлы урта мәктәбе: Алина Камалиева, Алина Хафизова, Түбән Чәке урта мәктәбе: Дарья Макарова, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе: Никита Кочуров, Уби урта мәктәбен: Валерия Маркова, Леонид Ярухин, Егор Молгачев, Кече Чынлы урта мәктәбе: Адиля Гафурова, Алия Камалова, Городище урта мәктәбе: Алина Храмова, Ярослав Мокшин, Зур Аксу урта мәктәбе: Ева Карабаева, Станислав Михайлов белән лаеклы горурлана ала. Билгеле әлеге нәтиҗәләр артында мөгаллимнәрнең хезмәте, әти-әниләрнең тәрбиясе дә бәһасез. Әфәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев