Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укучылары сәнгать дөньясына юллама алдылар

Районның балалар сәнгать мәктәбе 29 укучысын чыгарды

Чыгарылыш кичәсенә  укучыларның әти-­әниләре, туганнары, дуслары һәм мәктәпне тәмамлаучылар җыелды. Берничә ел дәвамында биредә балалар музыка, хореография, сәнгать юнәлеше буенча белем алдылар.  Аларның барысына да сәнгать мәктәбен тәмамлау турында танык­лык тапшырдылар.

Бу мәктәптә балалар бер гаиләдәй тәрбияләнеп,  зур теләк белән шөгыльләнә. Абый-апалары озатуында килгән кызлар һәм малайлар үсеп, башлангыч һөнәр нигезләрен үзләштереп, коллективта үз-үзен дөрес тотарга өйрәнә, үзаллы, фикерли белгән шәхесләр булып өлгерә. Ә бу сыйфатлар тормышта бик кирәк.
Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Җәлалов та үзенең чыгышында билгеләп үтте:

–Музыка мәктәбендә белем алган балалар һәрвакыт ер башка өстенрәк. Дәресләрдән соң сәнгать мәктәбенә бару, тырышлыкны һәм сабырлыкны җыеп, белем алу зур көч сорый, – диде.–Бәлки барыгыз да сәнгать юлыннан китмәс, әмма күңелегездә шушы мәктәп диварларында алган матурлык һәрчак яшәсен!

Бу сөенечле дә, бераз ямансу да кичәдә чыга­ры­лыш­ларны мәктәп җитәкчесе Гөлия Усманова да тәбрикләде.

– Теләсә нинди кыенлыклар белән очрашканда да, сәнгать мәктәбендә алган иҗат сезгә өстәмә таяныч, көч һәм яңа энергия чыганагы булсын, -дип теләде ул.

Бу көнне күңелләрдә яңартырлык хатирәләр күп иде: бергәләп күпме ноталар, җырлар өйрәнелгән, репетицияләр ясалган, концертларга әзерләнгәннәр, чаралар үткәрелгән...

Укучылар мәктәпне һәм укытучыларны, тылсымлы ноталарны онытмаска, иҗади рух белән яшәргә һәм сәнгатьне яратырга ант итте, уку дәверендә яратып өлгергән педагогларына рәхмәтләр әйттеләр, иҗади сәләтләрен  кабат барладылар. Әти-әниләр дә  ул-кызлары белән горурлануларын яшермәде, аларга ак юллар теләде.

Сәнгатьне үз иткән, тәүге җиңүләр аша яуланган таныклыкларны кулларына алган кызлар һәм егетләргә иң җылы теләкләрне җиткерәсе килә: алган һөнәрегезне тормышта кулланырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев