Чүпрәле техникумында тантаналы чыгарылыш узды
Белем бирү йорты студентларын зур тормыш юлына озатты
Чүпрәле тармак технологияләре техникумы үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана. Чөнки инде бу кызлар-егетләр районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында практика үткәннәр, җәйге каникуллар чорында да үзләренең хезмәтсөярләр икәнен танытып өлгергәннәр.
Агымдагы елда 49 яшь белгеч студент тормышы белән саубуллашты һәм мөстәкыйль профессиональ тормышка беренче адым ясады. Аларны район башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, шулай ук «Чистай» агрохолдингы вәкиле Резидә ... котлады.
–Авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне, социаль өлкәне үстерүдә без нәкъ менә сезгә өметләр баглыйбыз. Техникум һәрвакыт эшче һөнәр белгечләре тәрбияләүнең нигезе булды һәм булып кала бирә. Җаваплы, максатчан булыгыз һәм кыенлыклардан беркайчан да курыкмагыз. Һөнәри юлыгызда уңышлар телим, -диде Марат Ринат улы.
Район башлыгы техникумда озак еллар хезмәт куйган педагогларны хөрмәтләде, Илфак Сәлаховка, Надежда Хаяровага һәм Арифҗан Бакировка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Айрат Җәләлов чыгарылыш сыйныф укучыларының мәдәни һәм спорт чараларында, шулай ук район тормышында актив катнашуларын билгеләп үтте, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Җылы теләкләр белән студентларга техникум директоры Валерий Лухманов мөрәҗәгать итте:
–Техникумда алган белем һәм күнекмәләр тормыш юлыгызда ярдәмче булсыннар, уңышлар сезгә,-диде.
Җитәкче техникумында патриотик тәрбиянең аеруча югары дәрәҗәдә бирелүен әйтте. Бүгенге көндә студентларның Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен ассызыклады.
Авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт куйган студентлар исә “Чистополье” холдингы вәкиле тарафыннан лаеклы бүләкләнүләрен алды.
Сыйныф җитәкчесе Надежда Хаярова һәм әти-әниләр исеменнән Светлана Салюкина студентларның киләчәктә барлык өметләрне аклаячакларына ышанычларын белдерделәр.
Тантаналы бәйәмнең иң күңелле мизгеле – дипломнар тапшыру булды. Белем турындагы документларны беренче булып алу хокукы яхшы күрсәткечләргә ирешкән Алмаз Камаловка һәм Ксения Макаровага бирелде, алар уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган. Алмаз Камалов исә курсташларына «Чын дуслар» җырын башкарып, музыкаль бүләк тә ясады.
Тулаем алганда бу көнне, Дипломнар "Автомобиль двигательләренә, системаларына һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау”, “Пешекче һәм кондитерлар”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы һәм көйләүчеләр, һөнәргә өйрәтү мастеры һәм тракторист –машинистлар” белгечлекләре буенча тапшырылды.
Агымдагы чыгарылыш– районыбызның кадрлар потенциалын ныгытуда тагын бер адым булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев