Чүпрәле районы 2025 ел нәтиҗәләре буенча массакүләм спортны үстергән өчен югары бүләккә лаек булды.
Бүләкне ТР Спорт министры Владимир Леонов район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановка «Ел спортчысы — 2025» премиясенең тантанасында тапшырды.
Чара ИТ-паркта узды һәм ул Татарстан Республикасының иң яхшы спортчыларын, тренерларын һәм спорт тармагы вәкилләрен берләштерде.
Нет комментариев