Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының «Беренчеләр хәрәкәте» командасы йомгаклау конференциясендә катнашты

Конференциядә хәрәкәтнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Бүген, 2025 елның 13 ноябрендә, Казанда Татарстан Республикасы беренчеләре хәрәкәтенең төбәк бүлеге конференциясе узды. Анда Чүпрәле районыннан Ранили Алиуллова җитәкчелегендәге команда катнашты.

Конференциядә хәрәкәтнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Чүпрәле районы командасы ел йомгаклары буенча берничә тапкыр иң яхшыларның берсе дип танылды, ә җирле бүлекчәнең элеккеге рәисе Диләрә Шәрәповага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чара кысаларында төрле мәйданчыклар эшләде, анда катнашучылар үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, бер-берсе белән таныштылар һәм күп яңалыклар белделәр. Алар өчен мавыктыргыч тематик юнәлешләр әзерләнгщн иде.

 Конференция барышында шулай ук беренче төбәк бүлекчәсенең яңа Советы составы расланды, анда беренче җирле бүлекчәләр советларының барлык рәисләре, шул исәптән Чүпрәле районыннан Эльвина Абязова һәм аныж урынбасары Айша Усманова да керде.

Бу вакыйга төбәк яшьләрен берләштерде, яңа казанышларга рухландырды һәм Татарстанның яшь буынының активлыгы һәм инициативалылыгының югары дәрәҗәсен раслады.

Исегезгә төшерәбез, хәрәкәтне булдыру турындагы Указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде. Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев