Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районындагы “Ивушка” балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге көне узды

Төп максат бакчада тәрбияләнүчеләрнең, аларның ата-аналарының юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә грамоталылыкны арттыруга җәлеп итү иде.

Зур Аксу авылындагы “Ивушка" балалар бакчасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чара узды.

Чараны «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Буа бүлекчәсе белгече Диана Мөхәммәтшина, юл хәрәкәтенең иҗтимагый иминлеге буенча әйдәп баручы белгече Мария Пустынина һәм һәм мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов оештырды.

Төп максат бакчада тәрбияләнүчеләрнең, аларның ата-аналарының юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә грамоталылыкны арттыруга җәлеп итү иде.

Белгечләр балалар һәм ата-аналар өчен интерактив уеннар, әңгәмәләр үткәрделәр, видеороликлар күрсәттеләр. Бу көнне балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар, ә ата –аналарга тематик белешмәләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев