Чүпрәле районында «Хәтер уты»н кабыздылар
«Хәтер уты» акциясе ел саен «Халык фронты» инициативасы буенча уза.
Җиңү көне алдыннан Мәскәү Кремле диварлары янында Александров бакчасында «Халык фронты» хәрәкәте оештырган «Хәтер уты» Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды. Акциянең символы-Утлы лампада-Россиянең 71 төбәгенә һәм дөньяның 14 иленә китерелде.
6 майда «Хәтер уты» Казанга килде. Ә инде 7 майда сугыш хәрәкәтләре ветераннары Альберт Сөләйманов һәм Замир Биктудин — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән тантаналы чарада катнашучылар — махсус лампаданы Чүпрәле районына алып кайттылар.
Бүген, 9 Май-Җиңү көнендә, безнең районда Сугыш һәм Хезмәт Даны Монументы янында Мәңгелек утны нәкъ менә шушы ут ялкыны — Билгесез солдат кабере яныннан алынган «Хәтер уты» белән кабызу тантанасы булды.
Мәңгелек утны «Хәтер уты» белән кабызу хокукы Зур Аксу урта мәктәбе укучылары Ева Каратаева, Елена Катина һәм Виктория Карасевага бирелде.
Тантана чәчәкләр салу һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг белән дәвам итте.
Белешмә
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер уты» акциясе ел саен «Халык фронты» инициативасы буенча уза. Мәңгелек ут кисәкчәләрен Россия төбәкләрендәге ветераннарга, Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге СВО катнашучыларына, шулай ук башка илләргә тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев