Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында түбәсе ишелү сәбәпле, балалар бакчасы вакытлыча ябылды

Балалар бакчасының түбәсе 2011 елда тулысынча яңартылган иде.

Иске Чүпрәле авылындагы (Чүпрәле районы) 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасында түбә өлешчә җимерелде. Балалар һәм хезмәткәрләр зыян күрмәде.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бу хәлне шәхси контрольгә алды. Хәзер белгечләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый һәм бинаның торышын бәяли. Балалар бакчасының түбәсе 2011 елда тулысынча яңартылган иде, ә 2024 елда бинада эчке капиталь ремонт, тышлау, дренаж һәм территория төзекләндерелде.

Балалар бакчасы тикшерү һәм ремонт чорына эшен вакытлыча туктатып тора. Барлык тәрбияләнүчеләр ата-аналарының теләкләрен исәпкә алып башка балалар бакчаларына күчереләчәк.

Балаларны йөртү оештырылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев