Чүпрәле районы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр приюты җиңү яулады
Конкурста Татарстан Республикасының 28 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашкан, алар тарафыннан 34 программа тәкъдим ителгән.
«Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр приюты “Буллингка юк, дип әйтик!" программасы белән республика конкурсында җиңү яулады.
Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Республика ресурс үзәге» учреждениесе белән берлектә оештыра.
Конкурста Татарстан Республикасының 28 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашкан, алар тарафыннан 34 программа тәкъдим ителгән.
Балалар һәм яшүсмерләр «Җылы йорт» приюты социаль программасы исә анда 2нче урынны яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев