Чүпрәле районы хакимиятендә күргәзмә-сату оештырылды
Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр куллары белән ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Чара Бөтенроссия инвалидлар декадасы (1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр) кысаларында узды. Традицион эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан җирле предприятие һәм оешма җитәкчеләре гаҗәеп кул эшләнмәләрен сатып ала алдылар.
Күргәзмәдә бисердан эшләнгән картиналар, чигү эшләр, камырдан һәм пластилиннан ясалган әйберләр, төрле тукымалардан нәфис сувенирлар, уенчыклар, киләсе ел символы да бар иде.
Һәр эшләнмә үзенең оригинальлеге белән аерылып торды, һәркемдә ихлас соклану уятты. Шуңа да күргәзмәдән берни дә алмыйча һич кенә дә китми мөмкин түгел иде. Сатудан кергән барлык акчалар да исә эш авторларына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев