Чүпрәле районы “Туган як” газетасына –95 яшь!
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рокыя апа һәм Равил абый Шәкүровлар газетабызның тугры укучылары. Хезмәт юллары да “Туган як” белән тыгыз бәйләнгән. Рокыя апа гомере буе почтада эшли, ә Равил абый җаваплы вазифалар башкара. “Район газетасы безнең өйдә һәрвакыт көтеп алынган кунак булды.Бик яратып укыйбыз. Чүпрәлебезгә кагылышлы яңалыклар, файдалы, кызыклы мәгълүматлар–барысы да бар. “Туган як” газетасы гомерле булсын, коллективка иҗади уңышлар телибез”,-диләр хөрмәтле өлкәннәр.
1931 елның 1 маенда "Коммунар" исеме астында район газетасының беренче саны дөнья күрә
95 яшь кеше гомере өчен инде шактый саналса да, зур тарихлы халык, сыйфатлы газета өчен ул күп түгел. "Туган як"ның лаеклы үткәне бар. Төрле елларда “Коммунар”, “Яңа юл”, “Туган як” исеме белән чыккан матбугат басмасы район халкы өчен бүгенге көндә дә мөһим мәгълүмат чарасы, сердәшче дә, киңәшче дә булып кала.
95 ел дәвамында газета заман ритмына кушылып яши, төрле үзгәрешләр кичерә: хәрефләре кул белән җыелып типографиядә, компьютерлаштыру башланганда – ризограф дигән җиһазда, хәзергесе вакытта исә заманның да иң югары шартларында – Казан шәһәрендәге “Идел-пресс” полиграфия комплексында бастырылып, райондашларга җиткерелә. Халыкка газетаның электрон форматы да тәкъдим ителә, социаль киңлекләрдә ул үз укучыларын, теләктәшләрен берләштерә.
Еллар дәвамында газетаны гамәлгә куючыларның да берничә тапкыр алмашынуын әйтәсе килә. Соңгы арада гына булган үзгәреш – оешманың “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең «Чүпрәле-информ» филиалы дип үзгәртелүе...
Ә газета, аның коллективы, ни генә булмасын, кыйбласына тугры булып калырга – укучыларының мәнфәгатен яклап, илдә, республикада, аеруча районда булган барлык яңалыкларны җиткерергә, гореф-гадәтләр, милләт сагында булырга, телебезне саклауга үз өлешен кертергә тырыша.
Гомерләренең иң матур елларын газетага багышлаган ветераннар, остазлар бик хөрмәтле. Алар булдырган күркәм традицияләр саклана, яши.
Газетага һәрчак язылган райондашларга, тиражны саклап калуда олы хезмәт куйган почта хезмәткәрләренә, игелекле, мәрхәмәтле җитәкчеләрнең берсе – “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Аппау улы Гафуровка рәхмәтебез чиксез. Иҗат утында кайнаган, газета белән тыгыз элемтәдә торган күпсанлы хәбәрчеләребез булу да – безнең иң зур казанышыбыз.
Иҗтимагый һәм икътисадый хезмәттәшлек аша бәйләнештә булган оешма-предприятие, учреждениеләргә, бизнес-партнерларыбызга һәм реклама бирүчеләргә дә тотрыклылык һәм финанс мөмкинлекләре телисе килә.
Уртак юбилей белән, райондашлар! Элемтәләр өзелмәсен! Район газетасының гомере озын булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев