Чүпрәле районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
Агымдагы уку елын быел Чүпрәленең 65 унберенче сыйныф укучысы һәм 194 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.
Бу көн бер үк вакытта дулкынландыргыч, шатлыклы һәм моңсу көн, чөнки мөһим вакыйгаларга, кыйммәтле ачышларга, күңелле һәм әһәмиятле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта калды. Киләчәк казанышларга һәм уңышларга беренче адым ясалган инде, алда – киләчәк һөнәри һәм тормыш юлын сайлау турында җитди, җаваплы карарлар кабул итү вакыты.
Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән район җитәкчеләре котлады, барлык балаларга үз-үзләренә ышаныч, куелган максатларга ирешүләрен теләделәр.
Район башлыгы Марат Гафаров күркәм традиция буенча 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узган бәйрәмдә катнашты. Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларга югары уку йортларына кереп, белгечлек алуларын теләде.
–Кайда гына йөрсәгез дә, кем генә булсагыз да, сезгә беренче белем биргән укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне, үзегезнең Чүпрәле районыннан булуыгызны истән чыгармагыз. Сез креатив буын, шунлыктан яңа казанышлар, зур уңышлар көтәбез сездән. Сезнең уңышларыгыз белән горурланырлык булсын. Зур уңышлар юлдаш булсын!-диде ул.
Бәйрәм чараларында хатирәләр дә яңартылды, истәлекләр дә барланды, алдынгы укучылар да бүләкләнде. Соңгы кыңгырау бәйрәме җыр-моң дулкыны белән үрелеп барды. Тантананың төп геройлары әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт сүзләрен күңел түрләренә үтеп керердәй җырлары һәм шигъри юллар аша белдерделәр.
Ә алда исә чыгарылышлыларны сынаулар–дәүләт имтиханнары, бөек үрләр, бөек эшләр көтә. Берничә көннән укучылар үзләре сайлаган фәннәр буенча имтиханнарны тапшыра башлаячаклар. Төп имтиханнар быел июнь аенда башланачак.
...Саубуллашу булып, мәктәп вальсы яңгырады. Егет-кызлар күбәләктәй соңгы тапкыр мәктәп ишегалларында әйләнде, ә күзләрдә яшь бөртекләре... Бу яшьләр шатлыклы булсыннар, алда сезне бары уңышлар гына көтсен, егетләр һәм кызлар. Хәерле юллар Сезгә, балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев