Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар

Иң матур бәйрәм - Сабан туе якынлаша. Һәр йорт аңа үзенең бүләген әзерли.

Кече Чынлы авылында әлеге йола беренчеләрдән булып башкарылды. Авыл урамнарына җыр-моң таралды.

“Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр Сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән инде, минемчә. Алга таба да бу күркәм йолаларыбыз буыннан-буынга сакланып килер дип өметләнеп калам”, - ди авыл мәдәният йорты мөдире Гөлназия Фәхретдинова.

Исегезгә төшерәбез, Кече Чынлы авылында Сабантуй 6 июньдә узачак. Бәйрәмнең махсус кунагы Илсөя Бәдретдинова булачак. Хатын -кызлар көрәшедә – 100 мең сум акча, ир-атлар арасында өч тәкә һәм төрле кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев