Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында Сабантуе бәйрәме гөрләде

Кече Чынлы авылында олысына-кечесенә дә, тырыш хезмәт куйган кешесенә олы хөрмәт күрсәтелә.

Район, республика хуҗалыклары арасында алдынгылыкны озак еллар дәвамында биләгән, бүгенге көндә дә тотрыклы, җирдә нык басып тора алуы белән Кече Чынлы авылы шушында яшәүчеләре, көн-дими, төн дими тырыш хезмәт итүчеләре белән горурлана.

Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы Марат Гафаров та билгеләп үтте.

–Кече Чынлы авылында гореф-гадәтләребезне, телебезне саклаган уңган-булган, бердәм халык яши. Бу авылга аяк басу белән һәр йортның төзеклегендә, ишегалларның гүзәллегендә чагылыш таба. “Цильна” җәмгыяте дистә еллар республика күләмендә үзенең уңышлары белән куандыра. Барис Аппау улы Гафуров җитәкчелегендә хуҗалыкта, авылда элек еллардан килгән традицияләр, нигезле эш алымнары яши. Киләчәктә дә авыл яшәсен, шулай гөрләп торсын,-диде район башлыгы. 

Барис Аппау улы Гафуров  хуҗалык хезмәтчәннәренә, авыл халкына рәхмәтләрен әйтеп, авылның соңгы еллардагы үсеше, үзгәреше белән таныштырды.

–Хуҗалыкта чыннан да хезмәтне яратканнар, туган авылым, туган туфрагым дип, янып-көеп яшәүчеләр эшли. Авылыбыз үсештә! Бу соңгы еллардагы булган төзелеш эшләреннән генә дә күренә: мәктәп, мәдәният йорты, юллар дисеңме, мәчетләр һ.б, һ.б. булсын яңартыла. Республика, районкүләм семинарлар, мәдәни чаралар безнең җирлектә оештырыла. Яңа ел бәйрәмнәренең дә зур дәрәҗәдә узуын, бәйгеләрдә җиңүләребезне дә билгеләп үтәргә кирәк. Авылыбызда заманча мөмкинлекләр барлыкка килә. Хуҗалыгыбызда да бу юнәлештә зур үзгәрешләр алып барыла, хезмәтчәннәребезнең эше уңайлы, җиңел булсын өчен күп көч, чыгымнар куела. Билгеле, тырышып эшләгән халкыбыз, лаеклы хезмәт хакын да алырга, ял да итәргә хокуклы. Бүгенге бәйрәм дә бердәм, тату халкыбыз өчен оештырылды, рәхәтләнеп күңел ачыгыз,-диде алдынгы хуҗалык җитәкчесе.

Бәйрәмгә кунаклар да күп кайткан иде. Шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә авылның үсеше өчен иганәчелек ярдәме күрсәтүдә зур тырышлык куючы меценат Илнур Садриев та авылдашларына җылы теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә исәнлектә, шатлыклы очрашулар насыйп булсын, дип теләде.

Кече Чынлы авылы Сабантуе быел да үзенчәлекләргә бик бай булды. Бәйрәм тамашасы Коръән сурәләре уку белән башланды. Район башлыгы Марат Гафаров һәм хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров бертөркем ак күгәрченнәрне илгә-көнгә иминлек, бәхет, шатлык теләп зәңгәр күккә очырды.

Сабантуй милли бәйрәмебезнең рухын, гореф-гадәтләрен тасвирлаган мәдәни күренеш белән баетылды. Мәйдан уртасына хуҗалыкның алдынгы уңганнары чыкты һәм лаеклы бүләкләргә ия булды. Котлаулар, тәбрикләүләрдән соң, Сабантуе уеннарына старт бирелде. Татарстанның халык артисты Илсөя Бәдретдинова һәм аның иҗат коллективы җыр-моңнарын мәйданга таратты.

“Болгар” радиосы алып баручылары Эльвира Вильдан һәм Рөстәм Гайзатуллин уеннарда катнашучыларга дәрт-дәрман өстәп тордылар. Уеннар да үзләренең төрлелеге белән кызыктырды. Кемдер чүлмәк ватты, көянтә белән су ташыды, капчык киеп йөгерде, әтәч тә куып йөрделәр... кыскасы һәр эштә дә үзләренең  уңган-булганлыгын күрсәтә алган кечечынлылылар уеннарда да сынатмады. Һәркем биредә үзе теләгәнчә ял итте, күңел ачты.

Кече Чынлы авылының даны тирә-юньгә  көчле  көрәшчеләре булуы белән дә таралган. Моннан өч ел элек хуҗалык җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров инициативасы белән  районыбыз тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар көрәше игълан ителде. Аның масштабы елдан-ел киңәя бара. Быел җиңүче хатын-кыз-батырга бүләккә 100 мең сум акча тапшырылды. Аңа Буа шәһәреннән Мәрьям Ямалетдинова лаек булды.

Абсолют батыр исемен исә озак еллар батыр көрәшчеләр үстергән, әзерләгән тренер Радик Низамовның улы Наил Низамов яулады. Әйтергә кирәк, көрәшчеләр арасында төп бүләк–өч тәкә: яшьләр, кунаклар һәм батыр көрәшчеләр арасында уйнатылды. Моннан тыш, җиңүче батырларга кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Кече Чынлы авылында хуҗалык җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров тарафыннан яшьләрнең төпләнеп калуы өчен зур эшләр алып барыла. Һәр елны бәйрәмдә яшь белгечләр, яңа гаилә корган парлар хөрмәтләнә. Аның быелгысы да искәрмә булмады. Мәйдан түрендә ике яшь гаилә җитәкче кулыннан олы бүләкләргә лаек булды.

Менә шулай, Кече Чынлы авылында олысына-кечесенә дә, тырыш хезмәт куйган кешесенә олы хөрмәт күрсәтелә. Җирлекнең үсеше, уңышы да–шуның төп нигезе булып тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев