Чүпрәле районы ЮХИДИ башлыгы Анатолий Михайлов: «Бала гомере бәһасесез»
2026 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Язгы каникуллар» чарасы узачак.
2026 елның 2 аенда республика юлларында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 45е яраланган. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган.
Районның ЮХИДИ башлыгы Анатолий Михайлов белдерүнчә, соңгы ике ел дәвамында республикада пассажир балалар катнашындагы авариялар саны арткан. Узган ел юлларда һәлак булган унбиш баланың унөче пассажир булган.
–Үткән ел районыбызда теркәлгән юл һәлакәтендә дә бер бала зыян күрде, агымдагы елдагысында да бер бала зыян күрде. Балалар катнашындагы аварияларның төп сәбәбе – юлны тиешсез урында чыгу, аны махсус тоту җайланмаларыннан башка йөртү, киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булмау, - дип белдерде Анатолий Михайлов.
Районның баш автоинспекторы белдерүенчә, Барлык яшь пассажирлар да автомобильләрдә бары тик махсус тоту җайланмаларында гына йөрергә тиеш. Алар гомерне саклап кала. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәргеләрне арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
–Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча ел әйләнәсе актив эш алып барылачак. Мондый хокук бозу өчен машина йөртүчегә – биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – илле мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумга кадәр штраф каралган,-ди районның ЮХИДИ башлыгы барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакырып.
Районның баш автоинспекторы, шулай ук, язгы-җәйге чорда яшүсмерләрнең юлларда мототранспорт кулланып, хәрәкәт итүенә басым ясады.
–Әти-әниләр балаларына мондый техниканы бүләк итәр алдыннан аның ни белән тәмамланасын җитди уйласыннар иде. Аяныч нәтиҗәле мисаллар күп. Кызганыч, яшь балаларның гомерләрен кире кайтарып булмый. Шул турыда онытмаска кирәк,-ди Анатолий Михайлов.
Саннар
Ел башыннан Татарстанда 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган, 581е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19га күбрәк.
Балалар белән бәйле аварияләр саны да арткан. Быелның ике ае эчендә алар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер баланың гомере өзелгән һәм 45е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев