Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы турында яңа китап чыгачак

Китап язу эшебез бер елдан артык бара.

Әлеге язмам аша туган авылым Иске Шәйморза авылында туып - үскән, авылда яшәүче, яисә читтә гомер итүче авылдашларыма мөрәҗәгать итәсем килә.

Авылыбыз турында, аның тарихын барлаган, данлыклы кешеләре турында матбугатта әллә ничә китап күрде, әле дә басылып киләләр. Китаплар аша үткәннәргә кайтабыз,  авылның яшәешен күзаллыйбыз. Шушы фикерләрне алга куеп, мин дә Иске Шәйморзада туып-үскән кеше буларак, авылдашларым турында, аларның гаиләләре турында истәлекләрен, хәтирәләрен кертеп китап язарга керештем. Бу китапка, һәр урам турында кереш сүз,  авылда яшәүче һәр гаилә, йорт тарихын язу, фотолар белән баету дигән бурыч куелды. Билгеле, бер кеше генә моның кадәр күләмле эшне башкарып чыга алмый. Үз гаилә тарихларын барлап, аларны җиткерергә әзер торучы авылдашларым ярдәме белән, нәселләре шәҗәрәсен төзерлек китап басылып чыгар диеп уйлыйм. Киләсе буын әби-бабасы, әти-әнисе турында, аларның тормышы, шөгыле турында нәкъ шушы китаптан укып белсен иде.

Китап язу эшебез бер елдан артык бара. Һәр гаилә белән элемтәгә чыгар өчен егермеләп ярдәмчеләр дә билгеләнде. Тарих белән кызыксынып, азмы-күпме каләм чарлагын кешеләр, мәктәп укытучылары, китапханә эшчеләре, актив тормыш алып баручы олы абый-апалар белән 2024 нче елның декабрь аенда Иске Шәйморза авылы китапханәсендә беренче җыелышны үткәрдек, исемлекләр барладык, шул көннән башлап материал җыю бара.

Авылыбызда татарлар яшәүче 16 урам бар, бүгенге көнгә исемлеккә 760 гаилә кертелгән. Һәр гаиләдән язма гына түгел, 2-3 тарихи фотография бирүләрен дә сорыйбыз. Җаваплы ярдәмчеләрем булышлыгы белән, бүгенге көнгә 75 процент гаилә тарихыбыз әзер. Гаиләләр турында язганда, кирәкле даталарны, саннарны яисә фактларны, расланган документлар буларак, архив, музей, “Туган як” район газетасы, авыл советы кенәгәләре, 2009 нчы елны нәшер ителгән "Шәйморза" китабыннан алабыз. Олы буын кешеләре белән очрашабыз, алардан сорашабыз.

Кыска гына арада күп авылдашлар белән элемтәгә кердек. Үз нәселләре турында язасы килүчеләр бик ераклардан шалтыраталар, чит илләрдән элемтәгә чыгучылар да бар.

Иске Шәйморза авылы җирлегенә ике поселок һәм Чуваш Шәйморзасы авылы керә. Алдагы язылган басмаларга таянып, алар турында да китапта кечерәк күләмле язма дөнья күрәчәк.

Бу язмамда безгә ярдәмгә килеп, үз гаилә тарихларын язып тапшырган авылдашларыма рәхмәт әйтәсем килә.

Ә инде әлегә уйланып, соңрак язам диеп вакытны сузып килүчеләр үз нәсел-ыру тарихларын тиз арада мине ярдәмчеләрем кулына тапшырсыннар иде. Авылыбыз турында янә бер китабыбыз тиз арада дөнья күрсен иде дигән теләктә калам.

Фәния Хамидуллина (Ахтямова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев