Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында районкүләм көрәш ярышлары узды

16нчы тапкыр Илһам Айнуллин истәлегенә

Райондашыбыз Илһам Айнуллин танылган спортчы, көрәшче булла. Туган авылында аның якты истәлеген хөрмәтлиләр.

Чара  Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Чара авыл клубында узды. Аның ачылышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, спортчыларны бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин катнашты.

Илһам Зәкәрия улы Айнуллин Иске кәкерле авылында туып-үсә. Югары уку йортының  физик культура бүлеген тәмамлый. Күп тапкырлар район һәм республика ярышларында, шулай ук, Сабантуйларда җиңү яулый.

Ярышлар  иганәчеләр: Нәгыйм Фәсхетдинов, Наил Шәйдуллин, Илһам айнуллинның курсташы Марс Фәхретдинов, шулай ук Кече Чынлыдан легендар якташ –көрәшче Максуд Хөснетдиновның улы  Илгиз Хөснетдинов ярдәме белән үтте.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов мондый ярышлар-спорт чарасы гына түгел. Бу безнең районда көрәш үсешенә зур өлеш керткән шәхескә хөрмәт булын билгеләп үтте.  Традицияләрнең яшәвен, яшьләрнең спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы куанычлы күренеш булуын билгеләп үтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Иске Кәкерле авылыннан Айнур Молотков турнирның абсолют батыр исеменә лаек булды. 70 килограммнан артык авырлык категориясендә Айрат Идрисов җиңү яулады. Көрәш барышында матур көрәш алымнар күрсәтеп, Динар Мифтәхетдинов тамашачыларда һәм хөкемдарларда соклану уятты.

Ярышларда Шланга, Татар Бизнәсе,  Каракитә, Уби,  Кече Чынлы, Иске Кәкерле авылы көрәшчеләре, шулай ук Чүпрәле районы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшьләр катнашты.

Баш хөкемдар  Наил Летфулла улы Исхаков турнирның барлык этапларында да кагыйдәләрнең төгәл үтәлешен  тәэмин итте.

Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев