Чүпрәле районы Иске Чокалы авылының ике зиратында зур өмә узды
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә.
Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту — исәннәрнең изге бурычы. Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Мәңгелек йорт, мәңгелек тормыш турында күп язылды һәм языла. Һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың.
Иске Чокалы авылындагы ике зиратта да агымдагы елда бик зур эшләр башкарылды. Каберлекләр өстендә үскән «карт» агачлар киселде, корыганнарыннан чистарту эше алып барылды.
Әлбәттә, бу эшләр күп көч, күп чыгым, куркынычсызлык чараларын сорый. «Ашаган белми, тураган белә», дигәндәй, бу чарада катнашкан һәркем моның шулай икәнлегенә инанды.
Игелекле гамәлләр ике зиратта да үткән елның октябрь ахырында авылдашыбыз Әмир Хисамовның уллары Рамиль, Рәмис, Марс, шулай ук, Рәфис Фәтхетдинов улы Ильдар, Фәрит Хисамовның улы Марат тарафыннан башланган иде.
Һава торышы салкын, яңгырлы димәделәр, егетләр иртәдән кичкә кадәр эшләделәр. Рамиль Әмир улы үзе дә эш барышыннан бер минутка да китеп тормады. Краннарның берсен озатып, икенчесен каршы алып торды.
Иң беренче шундый игелекле егетләр үстергән әти-әниләргә, бигрәк тә Әмир абый белән Венера апага барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм.
Техникасын һәм агачларны кисүче егетләрне алып кайткан Рамиль Әмир улы Хисамовка, бу эштә катнашкан авылдашларга, краннар белән ярдәм иткән Кече Чынлы егете Ильгиз Максут улы Хөснетдиновка, кранчы егетләр: Чистайдан Илшат Зиннуровка, Иске Шәйморзадан Ильфат Сабитовка, Чувашиядән Рамиль алып килгән батыр йөрәкле егетләргә, шулай да һәркөн эшкә йөрегән кебек иртәдән кичкә кадәр көчләрен куйган Наиль абый Низамовка, Илдар Сатдыкулловка, үз тракторы белән эшләгән Рамиль Усмановка, «Фламинго» оешмасыннан Рәмис Хәлиловка, Ильгизәр Якуповка, Ильнар Сафинга, Фәрит Айнулловка, Дамир Сирачетдиновка, Радик Садеевка, Ильхам Хәйретдиновка, Радик Хөсәеновка, Рамиль Хөсәеновка, Раиль Хисамовка, Рөстәм Якуповка, Альфик Хисамовка, Фәрит Хисамовка, Рифат Сираевка, Надыйр Җәббаровка, Данир Садыковка, Илдус Садыковка, Наил абый Хәлиловка, шулай ук, килеп ярдәм иткән авылдашларның һәркайсына зур рәхмәт. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Альфик улы Низамов МТЗ тракторы белән ярдәм итте, килгән егетләрне ашау-эчү белән тәэмин итте. Матди яктан ярдәм итеп сәдака читтән җибәрүчеләр, авылдан бирүчеләр дә күп булды.
Зиратларны чистарту өмәсендә катнашу мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора. Шуның өстенә, мәңгелек йортыбызны чистартып, күпме савап та алабыз!
Кылган эшләребездән Аллаһ риза, әрвахларыбызның рухлары шат булсын!
Рәмис Низаметдинов, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев