Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы газетасын укучыларга, язылучыларга - Рәхмәт сүзе!

2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу компаниясе төгәлләнде.

Соңгы елларда басма матбугатка яздыру гаять авырлашты. Ни кызганыч, кулына газета-журнал алып укырга яратучылар саны елдан-ел кими бара. Күп кешене телефон, интернет үзенә “йотты”.

Шулай да, районыбызда нәшер ителүче “Туган як”, “Таван ен” газетасына тугры калучы укучыларыбызны бернинди дә авырлык куркытмый. Икенче яртыеллыкта да яраткан газетабыз белән бергә калган 1760 газета укучыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, безне аңлавыгыз, безнең белән бергә калганыгыз өчен. Икенче яртыеллыкка нәтиҗә ясап, районыбыз газетасына яздыруда ярдәм иткән җитәкчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Район башлыгы Марат Гафаров теләктәшлеге белән махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең гаиләләренә язылу бүләк ителде. Шулай ук бу игелекле эшне башкарган, безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузган «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуровка (Кече Чынлы авылы халкына 150 данә газета яздырды),  «Чистополье» холдингы җитәкчелегенә, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Иосиф Кукушкинга һәм хезмәт коллективына, район тармак технологияләр техникумы директоры Валерий Лухмановка һәм хезмәт коллективына, Иске Чүпрәле күп профильле лицей директоры Ильназ Калимуллинга һәм хезмәт коллективына, Чуваш Бизнәсе балалар бакчасы-башлангыч мәктәп директоры Галина Кудряшовага һәм хезмәт коллективына, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлфия Яфизовага һәм барлык китапханәчеләргә, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез. Гомумән, 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага яздыру барышында безнең белән бергә булган почтальоннарыбызга, оешма-предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләренә һәм һәр газета укучыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Җәйге мәшәкатьләр белән «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына язылырга өлгерми калган булсагыз, почта бүлекләренә, почтальоннарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Август аеннан газетабыз өегезгә килә башлаячак.

Гөлия Фәизова, «ТАТМЕДИА» АҖ «Чүпрәле-информ» филиалы җитәкчесе-баш мөхәррир.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев