Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды

Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның 10 тол хатыны һәм 55 тыл хезмәтчәне яши.

Җиңү көне алдыннан Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты.  Район башлыгы белән бергә өлкәннәрне Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов та котлады.

«Җиңү көне-безне һәммәбезне берләштерә торган вакыйга. Кызганычка, безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады. Безнең бурыч алар янәшәсендә булган кешеләргә хөрмәт билгесе күрсәтү һәм мөмкин кадәр булган хатирәләрне саклау», - диде очрашуда район башлыгы Марат Гафаров.

Район башлыгы тол ханымнарга котлау хатлары, чәчәкләр һәм бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Әйтергә кирәк, Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның  10 тол хатыны һәм 55 тыл хезмәтчәне яши.

Бәйрәм алдыннан аларның һәммәсенең өйләрендә район җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары булып, хәлләрен белешә, бүләкләр тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев