Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров вакытлыча ялга кайткан мобилизациялеләр белән очрашты

Очрашу район башлыгы кабинетында узды.

Владимир һәм Василий – мобилизацияләнүчеләр сафын иң беренчеләрдән булып тулыландырган иделәр.

Казан полигоннарында өйрәнүләр узып алар махсус операция зонасына озатылдылар. Владимир анда яраланган. Ул инде госпитальдә дәваланганнан соң, сәламәтлеген тагын да яхшырту өчен өенә җибәрелгән.

Район башлыгы бүлмәсендә узган очрашу вакытында егетләр хәрби зонадагы шартлар, көннәренең ничек узуы турында сөйләделәр.

Районнан килгән һәртөрле ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

Марат Ринат улы хәрби хезмәткәрләрнең гаилә хәлләре, әти-әниләре, туганнары турында сорашты. Егетләргә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев