Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров санитар-экологик икеайлыкка иҗади якын килергә тәкъдим итте
Иң оригиналь дип табылган эш авторлары район Сабантуенда бүләкләнәчәк!
"Өмәләр үткәрү—ул безнең кече ватаныбыз турында кайгырту чагылышы. 1 апрельдән Татарстанда масштаблы санитар-экологик икеайлык башлана. Чүпрәле районында күп кенә чаралар планлаштырылган, — дип билгеләп үтте Марат Ринат улы социаль челтәрләрдә, һәр кешенең катнашу мөһимлеген ассызыклап.
Беренчеләрдән булып бу инициативаны Беренчеләр хәрәкәте активистлары хуплады. Яшьләр урамнарда чүп калдырырга ярамаганлыгы һәм чисталыкны саклауның мөһимлегене турында видеокүзәтү үткәрделәр.
Чарага һәркем кушыла ала! Моның өчен:
—Фото, видео, постлар яки рәсемнәр аша экологик сакчыллыкның мөһимлеген искә төшерергә.
—Эшләрне #Дрожжановскийрайон хэштегы булган социаль челтәрләрдә урнаштырырга.
Иң оригиналь дип табылган эш авторлары район Сабантуенда бүләкләнәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев