Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән котлады

Кояш баю белән 18 февраль-мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды.

«Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне Изге Рамазан ае башлануы белән тәбрик итәм! Изге Рамазан ае чиксез бәхетле һәм матур үтсен. Кылган догалар, уздырган ифтарлар кабул булсын дип Сезгә чын күңелдән телим. Уважаемые мусульмане Дрожжановского района! От всего сердца поздравляю Вас с началом Священного месяца Рамадан! Добра и благословения Вам и Вашим близким.»,  дип язган ул социаль челтәрләрдә татар һәм рус телләрендә. 

Исегезгә төшерәбез, 18 февральдә Кояш баегач, мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды.

19 февральгә каршы төндә дин тотучылар беренче таравих намазын (өстәмә төнге намазны) укыячаклар. 19 февральдә таң белән беренче ураза көне башлана. Ай 19 мартка кадәр дәвам итәчәк: бу көнне соңгы таравих узачак, һәм ул шулай ук соңгы ураза көне булачак. Ә 20 мартта төн җитү белән мөселманнар Ураза бәйрәмен каршылаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев