Чүпрәле районы башлыгы каршындагы Эшкуарлык советы утырышында төп мәсьәләләр каралды
Эшмәкәрлек: фикерләшү мәсьәләләрне хәл итү юлын табарга булыша
Совет эшендә район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау фондының Чүпрәле районы буенча төбәк вәкиле Данис Айнуллов, шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясе, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер фермер хуҗалыклары, банк вәкилләре катнашты. Утырышта кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары һәм эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алыштылар
Очрашуны ачып, Марат Гафаров районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында кыскача мәгълүмат бирде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт якынча 11,8 млрд сум тәшкил иткән, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 104% ка артык. Соңгы биш елда районның эчке тулай продукты 65% ка (ягъни 4,6 млрд сум) арткан.
–2026 елның 1 январена район территориясендә 456 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара. Шул исәптән 61 юридик зат, 330 шәхси эшмәкәр һәм 65 крестьян-фермер хуҗалыгы. Әлеге өлкәгә 2659 кеше җәлеп ителгән. Районның икътисадый сәясәтендә мөһим урынны кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү алып тора, -дип ассызыклады район башлыгы.
Ярдәм чаралары һәм сәнәгать потенциалы
2025 елда федераль һәм төбәк ярдәмнәрнең төрле чараларыннан районда 41 кече бизнес субъекты файдаланган, финанс ярдәмнәрнең гомуми суммасы 1,3 млрд сум тәшкил иткән. Республика һәм федераль ярдәм чараларынна җәлеп итү юнәлешендә Чүпрәле районы республикада 1 һәм 2 урыннарны били.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев муниципалитетның бу юнәлештәге эшне югары бәяләде:
–Дәүләт ярдәме программаларыннан файдалану республика рейтингында беренче урыннарда булу, ул җирлектә эшмәкәрләр белән системалы эш алып бару күрсәткече дә. Районның ташламалы кредитлаудан башлап. грант ярдәмнәренә кадәр булган барлык инструментлардан актив файдалануы күренеп тора. Мондый динамика бизнеста тотрыклылыкны сакларга, аны үстерергә, яңа эш урыннары булдырырга да мөмкинлек бирә,-диде.
Районның сәнәгать паркы икътисадый үсешнең мөһим драйверы булып кала. Биредә резидентлар җәлеп итү эше дәвам итә. Бүгенге көндә сәнәгать мәйданчыгын резидентлар белән тулыландыру дәрәҗәсе 51процентны тәшкил итә.
Уңышлы проектлар арасында оборона заказы ихтыяҗлары өчен агач әрҗәләре җитештерүдә махсуслашкан «Древпроматра» җәмгыятен, хәрби формалар өчен комплект детальләрне әзерләүне башлап җибәргән «Армастил» җитештерү мәйданчыгы «Форсайт технологий» компаниясен әйтергә була.
Агымдагы елда сәнәгать паркы территориясендә яңа проектлар гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шәхси эшмәкәр Рәфыйк Абутдинов арболит блоклар җитештерүгә керешәчәк, ә “Мәхмүтов” КФХ башлыгы Илмир Мәхмүтов бөртекле культураларны чистарту һәм сортларга аеру биналары төзиячәк.
Авыл хуҗалыгын һәм кооперацияне үстерү
Утырышта кече хуҗалыкларны үстерүгә аерым басым ясалды. Бу уңайдан «Дуван бакчалары» кооперативы мисал итеп китерелде. Кооперативта 1000 тонна сыйдырышлы җиләк-җимеш саклагыч бинасы сафка басты. 25 га мәйданда механик җыю юнәлешендәге кара карлыган мәйданы булдырылды. Агымдагы елда аның мәйданын тагын 30 га арттыру күздә тотыла. Кооператив рекордлы— 800дән артык алма уңышы җыйды. Җитәкче Альфред Хәйруллинның планында –сок җитештерү һәм җиләк-җимешләрне эшкәртү цехы төзү.
“Р.А. Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгында да җиләк-җимеш үстерү һәм аларны саклау бинасы төзү эшләре алып барыла.
"Идел буе Цеолиты” җәмгыятенең уңышлары хакында да билгеләп үттеләр утырышта. Җәмгыять үзенең продукциясен бүгенге көндә чит илләргә кадәр озата. Үткән ел цеолит чыгару һәм эшкәртү буенча Зур Аксу җирлеге территориясендә икенче линия төзелде һәм чималны ваклау-сортировкалау комплексы урнаштырылды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм фермерларга ярдәм
Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да ярдәм итү эше дәвам итә. 2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлекләрнең баш санын саклап калуга 1 млн сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү республика программасы кысаларында 5 хуҗалык 4 млн сумлык субсидия алган. Соңгы 10 ел эчендә дәүләт ярдәме белән районда 100ләгән ферма төзелгән.
Районда грант ярдәме нигезендә 15 гаилә фермасы үз эшчәнлеген алып бара, аларның 9ы соңгы биш елда төзелгән. «Агростартап» программасы буенча үткән ел Гөлназ Вахитованың крестьян-фермер хуҗалыгы (80 баш) 5 млн сум күләмендә грант откан.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды һәм Гарантия фонды аша гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәмнәре турында Данис Айнуллов чыгыш ясады.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Марат Җәлалов MAX мессенджерында цифрлы ID кертү һәм товарлар сатып алуда «18+» билгеләмәсен раслау турында сөйләде.
Район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Ильмир Измайлов кече һәм урта бизнес өчен салым законнарындагы төп үзгәрешләрне аңлатты.
Очрашу фикер алышу форматында узды. Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә, конкрет ситуацияләр буенча консультацияләр ала һәм районда эшлекле климатны яхшырту буенча үз инициативаларын тәкъдим итә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев