Чүпрәле районкүләм чыгарылыш бәйрәме зур тантана белән узды
Быел район мәктәпләрен 65 чыгарылыш укучысы тәмамлады.
Инде имтиханнар, сынаулар да артта калды, алар өчен мәктәп елларының соңгы битләре, шулай итеп, ябылды.
2026 елгы чыгарылыш укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарындагы белем нәтиҗәләре аеруча сөендерә: 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Адель Хуҗиев профиль математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды, күп укучылар исә төрле фәннәр буенча 80 һәм аннан да артык балларга лаек булды.
Тантанада район башлыгы Марат Гафаров укучыларны чын күңелдән котлап, аларга киләчәктә уңышлар теләде.
–Районыбыз бер урында гына тормый: ул үзгәрә, үсеш кичерә, яңара, киләчәккә йөз тота. Ә киләчәк–ул Сез! Белем алыгыз, районга кайтыгыз, яңа идеялар, проектлар тәкъдим итегез– без һәрвакыт сезнең инициативаларны хупларга әзер,-диде район башлыгы.
Марат Гафаров алтын һәм көмеш медальләргә лаек булган укучыларны тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Быел 18 укучы әлеге бүләкләргә лаек булды. Төрле олимпиадаларда җиңүчеләр исә Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар алды.
Традиция буенча чарада 2026 елның “Чыгарылыш укучысы” да игълан ителде. Әлеге мактаулы исем Уби урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Егор Молгачевка бирелде. Аның укудагы, мәктәп һәм район тормышында актив казанышлары билгеләп үтелде.
Чыгарылышлыларны, шулай ук, район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев һәм спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов котладылар, уңышлар теләделәр, актив укучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов аерым рәхмәт сүзләрен лаеклы буын тәрбияләгән ата-аналарга җиткерде. Ата-аналар исеменнән хәер-фатиха сүзләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Марат Хуҗиев юллады.
Бәйрәм концерт программасы белән аралашып барды, аннары Яшьләр көне кысаларында «Чүпрәле» паркында дәвам итте. Биредә дә район тормышында, төрле өлкәләрдә актив катнашкан яшьләр Рәхмәт хатларына ия булдылар. Аларны район башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгының бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Ләйсән Хәмидуллина тапшырды. Программа төрле уеннарны, мавыктыргыч биремнәрне, дискотеканы үз эченә алган иде.
Алда чыгарылышларны олы тормыш юлы, югары уку йортлары көтә. Уңышлар телибез, барысы да әйбәт булыр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев