Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаровның Яңа ел котлавы
Яңа, 2026 ел котлы булсын!Хөрмәтле чүпрәлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, хәтердә кала торган вакыйгалары белән тагын бер ел тарих битләренә языла.
Узып баручы ел җиңел булмады, ул безне Ватан иреге турында тагын да тирәнрәк уйланырга өйрәтте, чын кыйммәтләрнең, якын кешеләреңнең мәхәббәте һәм ярдәменең никадәр мөһим булуын тагын бер кат күрсәтте.
2025 ел – районыбыз тарихына истәлекле вакыйгалар белән кереп калды: яңа объектлар төзелде, ишегаллары төзекләндерелде, юлларны һәм тротуарларны, мәгариф оешмаларын ремонтлау буенча планлаштырылган эшләр башкарылды. Икътисадта һәм авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклауда һәм спортта, мәгарифтә һәм мәдәнияттә яхшы күрсәткечләргә ирешелде.
Үтеп баручы елда күп эшләнде, әмма һәркем уңай үзгәрешләрне тоя алсын өчен тагын да күп хезмәт куясы бар. Безнең төп максат — халыкның тормыш сыйфатын яхшырту.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз Ватан өчен көрәшүләрен намуслы дәвам иттерәләр. Район халкы, предприятие һәм оешма коллективлары хәрбиләребезгә ярдәм итәр өчен хәлләреннән килгәнне барысын да эшлиләр.
Районыбыз үсеше хакына хезмәт куйган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Алда безне бик күп кызыклы һәм әһәмиятле проектлар һәм программалар көтә, аларны гамәлгә бергәләп ашырырбыз, дип өметләнәм.
Хөрмәтле райондашлар! Яңа 2026 ел яңа мөмкинлекләр, казанышлар һәм уңышлар елы булсын! Бәйрәм һәр йортка җылылык һәм ямь алып килсен, күңелләрне шатлык һәм өмет бизәсен. Сезгә чын күңелдән бәхет, иминлек телим! Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!
Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев