Чүпрәле өлкәннәре «Өченче буын» XVI республика пенсионерлар спартакиадасында катнашты
Өлкәннәр Спартакиадасында
Казанда «Өченче буын» XVI республика пенсионерлар спартакиадасы узды. Ярышлар хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.
Хәрәкәт – ул тормыш! Чүпрәленең өченче буын спортчылары моны чираттагы тапкыр исбатладылар.
Катнашучылар йөзү, өстәл теннисы, пневматик коралдан ату, йөгерү, дартс һәм команда эстафетасы буенча ярыштылар, шулай ук ГТО комплексы нормативларын тапшырдылар. Чүпрәле районының пенсионерлар командасы республиканың иң көчле унлыгына керде.
Өлкәннәр бу көнне спорт ярышларында үзләрен сынап кына калмады, бер-берсе белән танышты, аралышты.
«Физкультура белән даими шөгыльләнү – актив рәвештә озак яшәүнең бер төре», ди өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев