Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәре Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды

Район ветераннары, өлкәннәре әлеге мәһабәт бинаны күрү бәхетенә ирештек.

 

 

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы мәркәзебез Казанның киләчәген күзаллап төзелүен ишеткән идек инде.

Инде менә без, район ветераннары, өлкәннәре әлеге мәһабәт бинаны күрү бәхетенә ирештек. Сәер дә, кызык та һәм шул ук вакытта мавыктыргыч боз кисәкләрен чагылдырган бина үзенең сихри дөньясына безне дәште.

Татар милли бизәкләрен чокып, алтын төсе белән эшләнгән диварлары, милли киемнәрдәге хезмәткәрләре, татар ашлары сыена сыгылып торган кафе-ресторан өстәлләре татар мохитын тагын да тулыландырып торалар.

Зәвык белән эшләнгән һәр почмак үзенчә бер тарихи вакыйганы хәтерләтә. Алар, әйтерсең лә, татар халкының рухи үсешенә өлеш керткән сәнгать әһелләренең чынбарлыгын, нәфис образлар аша безнең һәм киләчәк буыннарга җиткерәләр.

Стеналарда Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соңгы елларда арабыздан бакыйлыкка күчкән сәнгать әһелләрен сурәтләгән, сәнгать әсәрләре итеп ясалган буяулы рәсемнәр...Алар быел Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидаркарьлеге елы уңаеннан куелган татар театрына бәһасез өлеш кертүчеләр. Уйланырлык та, сокланырлык та итеп бизәлгән бу бина...

Гаиләдә оныклары белән “вата-сындыра” русча сөйләшеп йөрүче өлкәннәргә тукталып уйланырга, яшьләргә киләчәктә үзләрен нинди милләт вәкиле булып калачагын онытмаска ишарәли сыман. Чын сәнгать әсәренең төп максаты да шунда бит...

Бинаның өченче катының пыяла стенасы аша Кабан күле һәм шәһәрнең гүзәл пейзажын карап тору күңелгә тагын бер горурлык өстәде.

Спектакльдә исә җыелган хисләрне тулы бер йомгакка чорнап, киләчәгебезнең тагын да матур булачагын аңлаткан милли мөнәсәбәтләр сурәтләнде. Комедик образлар аша, бүгенге сәнгать эшлеклеләренең халыкка хезмәт итүдәге фидакарьлеге чагылды.

Лаеклы ялга чыгучыларны милләтебезнең үткәне белән сокланырга, киләчәге белән горурланырга мөмкинлек биргән район башлыгы Марат Ринат улы Гафаровка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиевка, безне җитәкләп, оештырып йөргән пенснерлар берлегенең райондагы җитәкчесе Дилүзә Азизовага, автобус шоферы Дамирга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бик күңелле, мавыктыргыч, файдалы сәяхәт булды.

Сания Шәрәпова, матбугат ветераны, Иске Чүпрәле авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев