Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләр командасы–көмеш призер!

Чүпрәле муниципаль хезмәткәрләре командасы Спартакиада ярышларында югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте

Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал ярышлары тәмамланды.

Үткән атнада Чүпрәле районы муниципаль хезмәткәрләре командасы аның йомгаклау этабында катнашты. Хезмәткәрләр анда берьюлы берничә төп дисциплина буенча көч сынашты. Аерым алганда, команда җиңел атлетика буенча –3 нче, шахмат буенча –1 нче, бадминтон буенча –1 нче урыннарга лаек булды.

Спартакиада исә ел буе дәвам итте һәм өстәл теннисы, волейбол, мини-футбол, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, чаңгы, йөзү  ярышлары буенча дисциплиналарны үз эченә алды.

Нәтиҗәләр исәпкә алынган гомуми зачет буенча, Чүпрәле районы командасы үз төркемендәге  районнар арасында лаеклы икенче урынны яулады.

«Спортчыларыбызга җиңүгә омтылышлары, югары әзерлек дәрәҗәләре һәм районны республика дәрәҗәсендә лаеклы күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров үзенең социаль челтәрләрендә.

Марат Ринат улы үзе дә шәхсән бильярд, бадминтон ярышларында команда составында чыгыш ясады.

Белешмә

Муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада Татарстанда ел саен үткәрелә һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм коллектив рухны ныгытуга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев