Чүпрәле муниципаль районы Советының быелгы соңгы утырышы булды
Утырыш эшендә 2 мәсьәлә каралды.
Бүген, 2025 елның 30 декабрендә, район админстрациясендә Чүпрәле муниципаль районы Советының быелгы соңгы утырышы булды. Утырыш эшендә 2 мәсьәлә каралды.
–Быел планлаштырганнарның барысын да эшләдек, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.-Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тәмамланып килә, районда Чүпрәле районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән бик күп патриотик һәм мәдәни чаралар үткәрелде.Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән күп эшләнде, барыгызга да рәхмәт белдерәм. Киләсе елга шулай ук күп кенә капиталь программалар, һ.б. планлаштырылган. Барыгызга да Яңа елда уңышлар һәм күп проектлар телим.
Ел буена Советның 15 утырышы уздырылды. Анда 53 мәсьәлә каралды, шуларның 24е норматив хокукый характердагы. Барлык мәсьәләләр буенча да карарлар чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев