Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаровның Ватан сакчылары көне белән котлавы

23 февральдә Россиянең хәрби дан көннәренең берсе – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.

Хөрмәтле чүпрәлеләр, курку белмәс, батыр йөрәкле ир-егетләребез!

Бу истәлекле көндә алдагы чор геройларын, шулай ук хәзерге заман геройларын искә алабыз. Һәр буын өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора. Аеруча да рух ныклыгы һәм туган илгә  карата  чиксез мәхәббәт Бөек Ватан сугышының авыр елларында ачык чагылды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән һәм илнең территориаль бөтенлеген саклаган хәрбиләр буыны ветераннарга лаеклы алмаш булды.

Без, чүпрәлеләрнең Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган якташларының батырлыкларын данлавын һәм хәтерләвен  яхшы беләбез. Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә, патриотизм, антка тугрылык, хәрби бурыч һәм хәрби туганлыкка тугрылык кебек төшенчәләрне бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исән-имин кайтырга насыйп булсын. Батыр уллар үстергән солдат Аналарына зур рәхмәтемне белдерәм!

Тормышыбызга буыннан-буынга килүче ватанпәрвәрлек хисләре, батырлык һәм кыюлык чагылышы булып килеп кергән, йөз еллык тарихлы бәйрәм уңаеннан һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрүен телим. Илебез күге аяз, тормышыбыз имин булсын!

Бәйрәм белән, туган илебезнең  ышанычлы сакчылары, халкыбызның кыю батыр уллары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев