Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөгаллимнәрнең сәләтле балалары

Районыбыз талантлы яшьләре белән чын мәгънәсендә горурлана ала.

Шушы көннәрдә Алешкин-Саплык һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәпләрендә белем алучы Матвей Филиппов һәм Дмитрий Романов «Физхим һәм физмат-алга китеш» дип исемләнгән республика проектында катнашып, акчалата грантларга ия булдылар.

Проект физика һәм химия фәне буенча сәләтле балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Әлеге грантны алуда Матвейны химия фәне буенча Светлана Филиппова, физикадан Фоат Вәлиев, Дмитрийны математика укытучысы Марина Аръяхова, физикадан–Андрей Салмин әзерләгән.

–Ниндидер уңыш яулау өчен, әлбәттә, күп укырга, күп шөгыльләнергә кирәк. Теләк булганда барысына да ирешеп була. Билгеле мөгаллимнәргә дә олы рәхмәт. Бар белемнәрен безгә бирәләр, бары тик аны кулланырга гына кала,-ди Дмитрий Романов.

Шулай ук, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңү яулаучы Иске Чүпрәле күппрофильле  лицей укучыларының һәм аларның мөгаллимнәренең уңышларын да әйтми мөмкин түгел. Шушы көннәрдә «КНИТУ – 2026 Нобель өметләре» республика конкурсында фәнни эшләрен Рамилә Шәрәпова һәм Гөлназ Әхмәтова тәкъдим иттеләр һәм югары дәрәҗәдәге белемнәрен күрсәттеләр. Җитәкчеләре– химия һәм биология укытучысы Ирина Ильина.

Ирина Николаевнаны «Педагогик табышлар, предметны укытуның авторлык алымнары һәм методлары» республика конкурсының III дәрәҗә дипломы иясе дә булды. Әлеге бүләк «Физхим–алга китеш: мәктәптә табигый-фәнни белем бирүдә үсеш ноктасы» программасы кысаларында тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев