Чүпрәле мөгаллимәсе “Урталай бүлгән алма – 2025” әдәби фестивальнең призеры булды
Фестиваль кысаларында фәнни-гамәли конференция булды.
25-26 нчы сентябрь көннәрендә Ютазы мәктәбе базасында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте чыгуга 90 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Галимә (Алима) Кутуеваның тууына 120 ел тулуга багышланган III төбәкара “Урталай бүлгән алма – 2025” әдәби фестивале узды.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар, район укучыларының “Ялкын” журналы вәкилләре белән очрашуы, туган тел һәм әдәбият укытучыларының түгәрәк өстәл артында фикер алышу һәм “Гадел Кутуйның иҗатын өйрәнү” темасына фәнни-гамәли конференция булды.
Әлеге чарада Ассоциация җитәкчесе, Мәгарифне үстерү институты доценты Фәттахова Рүзилә Фирдәвис кызы, Ютазы МР Башкарма комитеты җитәкчесе Самонина Светлана Петровна, Ютазы МР Башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча башлык урынбасары Рузанов С.А., “Мәгариф” журналының редактор урынбасары Хисматова Лилия Котдус кызы, Бөтендөнья татар Конгрессының Татарстан республикасы бүлекләре белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы, милли эшләр буенча методистлар, республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарының җирле татар Конгрессы рәисләре, мәктәп директорлары, укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, укучылар катнашты.
Шулай ук бу көнне “Белем бирү процессында Гадел Кутуй иҗаты" темасына дәрес, дәрестән тыш чаралар уздыру буенча методик эшләнмәләр төбәкара бәйгесенә йомгак та ясалды.
Чүпрәледән әлеге бәйгедә Матак урта мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Хәлилова катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев