Чүпрәле “Мишәрләр”е – гореф-гадәтләр сагында
Көн вакыйгасы

Чүпрәле “Мишәрләр”е – гореф-гадәтләр сагында

Коллектив 2 дәрәҗә лауреат дипломы һәм истәлекле кубок белән бүләкләнде.

“Мишәрләр” үрнәк фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчесе Ольга Ефремова, режиссеры Рәйнә Бахитова, хормейстеры Ангелина Бильдякова) «Этномириада» XIII халыкара Традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнашты.

Әлеге конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып, 2026/27 уку елына интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм (яисә) иҗади конкурслар, чаралар исемлегенә кертелгән.

Фестивальдәге чыгыш нәтиҗәләре буенча коллектив 2 дәрәҗә лауреат дипломы һәм истәлекле кубок белән бүләкләнде.


Нет комментариев