Чүпрәле мәктәпләрендә, балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр
Балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарур
Юл хәрәкәте иминлеге белгечләре Диана Мөхәммәтшина, Мария Пустынина, район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирә.
Ел дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге һәм белем бирү учреждениеләрендә бу уңайдан төрле тематик очрашулар, дәресләр оештырыла. Белгечләр анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, бу өлкәдә балаларның белемнәрен арттыру гына түгел, беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча күнекмәләр алу, юлда булган төрле хәлләрдә югалып калмаска өйрәтүне дә максат итеп куя.
Белгечләр чараларда балаларга портфельләргә, киемнәргә беркетелә торган фликерлар (яктылык чагылдыручы элементлар) бүләк итәләр, яктылык чагылдыручы беләзекләр тапшыралар. Тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүленең иминлеген тәэмин итүче бу беләзекләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуын балаларга аңлаталар.
–Әлеге чараларны әти-әниләр белән дә бергәлектә оештырырга тырышабыз, чөнки юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә әти-әни үрнәк булырга тиеш. Өйдә, урамда йөргәндә һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр,-ди иҗтимагый куркынычсызлык буенча әйдәүче белгеч Мария Пустынина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев