Чүпрәле китапханәчеләре Габдулла Тукайның 140 еллыгына чәй ясый, шигырьләрен күчереп яза
Районда бөек шагыйрьнең 140 еллык юбилее уңаеннан төрле чаралар уза
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова белдерүенчә, китапханәчеләр “Тукай шигырьләрен бергә укыйбыз” дип исемләнгән акция игълан иткәннәр.
Әлеге видеоязмалар белән китапханәнең ВКонтакте төркемендә танышырга була. Моннан тыш, китапханәчеләр бөек язучының татар, рус, гарәп телләрендә бастырылган шигырьләрен күчереп язу тәҗрибәсен булдырганнар.
–Шул рәвешле, язучының әсәрләре истә кала, өйрәнелә, бу исә төрле буын укучыларыбызда кызыксыну тудыра. Бу шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштыуда аеруча зур роль уйный,-ди Гөлфия ханым.
Китапханәчеләрнең Габдулла Тукайның 140 еллыгына үзенчәлекле бүләк әзерләүләрен дә әйтми булмый. Ул–чәй!
–Чәй әзерләү тәҗрибәсен моннан берничә ел элек үзләштердек. Моңа, әлбәттә,әзерлек яз-җәй айларында алып барыла. Китапханәчеләр бу чорда үзебезнең җирлектә үскән шифалы үләннәрне: карлыган, бөтнек, мәтрүшкә, җир җиләге һ.б, һ.б. җыеп-киптерәләр, көз-кыш айларында без аларны туплап, махсус пакетларга. тартмачыкларга тутырып, хуш иселе чәйләр әзерлибез,-ди җитәкче.
Әйтергә кирәк, әлеге чәйләр район күләмендә узган төрле чараларда бәйрәм бизәге булып торалар, килгән кунакларга бүләк итеп тә тапшырыла.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап әзерләнгән чәйнең үзенчәлеге шунда ки, ул тартмачыклар язучының иҗаты, шигырьләре белән баетылган. Язучының әсәрләре анда нәни китапчык итеп бирелгән.
–Бу чәйне әзерләү вакытында бөек язучыбызның шигырьләре белән танышып, укып алырга мөмкинлек бирә,-ди Гөлфия ханым.
Тукай мирасы белән якыннан танышу кысаларында китапханәчеләр тырышлыгы белән ел саен театральләштерелгән тамаша да тәкъдим ителә. Әлеге тамашада язучының әкият геройлары җанлана, балалар шигырьләр укый, бер сүз белән әйткәндә чара җыр-моң белән үрелеп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев