Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

«Чүпрәле-информ» коллективы почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Почта хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!

Сезнең җаваплы һәм тырыш хезмәтегез кешеләрне бер-берсенә якынайта, хәбәрләрне, шатлыкларны һәм мөһим яңалыкларны вакытында укучыларга җиткерергә ярдәм итә.

Бүген дә почта хезмәте җәмгыять тормышында мөһим урын били, ә сезнең һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәтегез зур хөрмәткә лаек.

Газета редакциясе белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегез өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Безнең уртак тырышлык нәтиҗәсендә басмабыз укучылар кулына вакытында барып ирешә.

Алга таба да үзара аңлашып, бердәм булып, килешеп эшләвебезне дәвам итәргә язсын.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм хезмәт уңышлары телибез. Һәр эш көнегез күңел күтәренкелеге, рәхмәт сүзләре һәм яхшы хәбәрләр белән тулы булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев