Чүпрәле егетләрен армиягә озаттылар
Чүпрәле егетләре өчен тормышта яңа һәм мөһим этап башланачак
Күркәм традиция буенча, Петр Дементьев исемендәге паркта оештырылган озату чарасында, җылы теләкләр һәм үгет-нәсихәт сүзләре яңгырады. Булачак солдатларны озатырга район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, егетләрнең якыннары килде.
Бу көннәрдә районнан 11 егет: Яңа Элмәле авылыннан–Виктор Выселкин, Матактан–Николай Мидюкин, Дуваннан–Архип Нурин, Татар Саплыгыннан–Сергей Пляшев, Иске Убидан–Даниил Романов, Яңа Дуваннан–Камил Хәкимов, Иске Чүпрәледән–Максим Дергунов, Кече Аксудан–Роман Дубанов, Даниил Кузьмин, Чепкас-Илмәттән–Илназ Җәләлетдинов, Татар Бизнәсеннән Сергей Карабаев армия хезмәтенә киттеләр.
Хәрби хезмәт–егетләр тормышында аларның киләчәк язмышына һәм шәхес буларк формалашуына йогынты ясаучы әһәмиятле чор. Бу хакта үзләренең чыгышларында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов билгеләп үттеләр.
"Хәрби хезмәтне үтәү–Ватан алдындагы бурыч белән тормыш тәҗрибәсе туплау вакыты да.Сезгә намус белән хезмәт итәргә, районыбызның данын якларга һәм исән-имин туган өйләрегезгә кайтуыгызны телибез",- дип белдерделәр җитәкчеләр
Хәрби хезмәткә чакырылган егетләргә изге теләкләр авыл җирлекләре башлыкларыннан да, әти-әниләреннән дә яңгырады.
Бүгенге көндә көзге чакырылыш кысаларында хәрби хезмәткә алынучыларның гомуми саны 18 кешене тәшкил итә. Чакырылыш декабрь ахырана кадәр дәвам итәчәк.
Дәвам итеп
РФ Президенты Владимир Путин ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыруны билгели торган законны имзалады. Хәзер хәрби хезмәткә чакыру чаралары армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләргә карата 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр узачак. Шул ук вакытта, хезмәт итү урынына озату элеккечә үк (1 апрельдән 15 июльгә һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр) дәвам итәчәк.
Гомумән алганда, хәрби исәптә торган һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев