Чүпрәле егетләре хезмәт итәргә әзер
Районда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшләде
Язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкләгән чакырылыш комиссиясе составында мәгариф, хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре бар иде. Комиссиянең төп бурычы–чакырылучыларны барлау һәм РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә әзерлекне оештыру.
Чарада Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин дә катнашты.
Вакытлы хәрби хезмәткә запаста тормаган 18-30 яшь аралыгындагы 160 мең кеше чакырылачак. Хезмәт итү вакыты–1 ел.
Комиссия әгъзалары ике көн дәвамында хәрби хезмәткә чакырылучыларның шәхси эшләрен, характеристикаларын һәм медицина документларын өйрәнделәр, һәрберсе белән әңгәмә кордылар. Чакырылучы егетләр исә үзләренең белемнәре, гаилә хәле һәм хезмәт итәргә әзер булулары турында сөйләделәр.
Хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин безнең районнан хезмәт итү урынына беренче төркем 15 апрельдә юл тотачак, дип белдерде.
–Егетләр барысы да Россия Федерациясе территориясендә урнашкан хәрби частьләргә җибәреләчәк. Чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җәлеп ителмәячәк,-диде ул.
Күркәм гадәт буенча, район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр хөрмәтенә “Призывниклар көне” дип исемләнгән патриотик-мәдәни чара да узды. Анда җитәкчеләр, дин әһелләре чыгыш ясады, булачак хәрбиләргә үгет-нәсыйхәтләр бирде, уңышлы хезмәт теләде. Чара армия хезмәтенә багышланган патриотик җырлар, укучылар чыгышлары белән баетылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев